Бер атна эчендә торак инспекторлары 65 күпфатирлы йортны тикшерде, 82 хокук бозу очрагын ачыкладылар. Нигездә – гомумйорт милкен тоту буенча. Мисал өчен, Әлмәт шәһәренең Лермонтов урамындагы 47 нче йортта баскычларда һәм чормада җылылык изоляциясе юк, моннан тыш, җылылык торбаларының подвалда да, чормада да терәкләре юк, түбә гидроизоляциясе төзек түгел, салкын су торбаларында тутыккан урыннар бар һ.б. «ЖЭУ-7» ҖЧҖ директорына 25 мең сум штраф салынды.
Барлыгы 232,5 мең сумлык административ штраф рәвешендә 9 җәза билгеләнде.
Штрафлар физик затларга да билгеләнде. Әлмәт шәһәренең Пушкин урамындагы 35 нче йорттагы фатир хуҗасына газ белән җылыткыч урнаштырган өчен 5 мең сум штраф билгеләнде. Чаллы шәһәрендә 2/08 йорттагы фатир хуҗасы үз белдеге белән яңадан планлаштырган: баз белән балкон янкорган өчен штрафка тартылды.
Хокук бозуларны бетерү өчен 28 күрсәтмә бирелде. Мәсәлән, «ЖИК» идарәче компаниясенә 30 ноябрьгә кадәр Казан шәһәренең Ч.Айтматов урамындагы 1 нче йорт подвалында су агуны бетерергә, шулай ук 1 нче подъездны көнкүреш әйберләреннән азат итәргә кушылды.
Казан шәһәре Авиатөзелеш районының ТКХ идарәче компаниясе 19 ноябрьгә кадәр Челюскин урамындагы 29 нчы йортта вентиляция проблемаларын хәл итәргә тиеш.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте