Елена Арефьевага «Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде

2025 елның 14 ноябре, җомга

Татарстанның Торак инспекциясе башлыгы урынбасары Елена Арефьевага «Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.  Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин лауреатларга намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде: «Нәкъ менә республика халкының хезмәте Татарстанга, геосәяси кыенлыкларга карамастан, социаль-икътисадый үсешен дәвам итәргә мөмкинлек бирә».

Елена Николаевна, исем бирелү белән чын күңелдән котлыйбыз. Бу сезнең хезмәтегезгә чын мәгънәсендә лаеклы бәя. Сезгә яңадан-яңа уңышлар һәм казанышлар телибез!

 

Фото https://tatarstan.ru/ сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International