Сездә газ плитәсе һәм су җылыту колонкасы эшен бер елдан артык тикшермәделәрме? Татарстанның Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булып тора бу.
Шикаять нигезендә инспекторлар Алабуга шәһәренең Пролетар урамындагы 22 нче йортта контроль-күзәтчелек чарасын үткәрделәр. Тиешле техник хезмәт күрсәтү булмау факты билгеләнде. Моннан тыш, әлеге йорт тикшерү графигына кертелмәгән: «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ сайтында 2024 елның декабре, 2025 елның февраль-ноябре өчен техник хезмәт күрсәтү графиклары бар, әмма Пролетар урамындагы йортлар исемлектә юк.
Моннан тыш, фасад газүткәргече буялмаган, анда коррозия, электр һәм аз агышлы кабельләр урнаштырылган. Газүткәргеч һәм кабельләр һәр подъездга бер тишек аша үткәрелгән, ә бу һич тә ярый торган эш түгел.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ «Елабугагаз» ЭҖИ башлыгы РФ КоАП 9.23 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 50 мең сум штраф салынды.
Хезмәт белән тәэмин итүче сайтына кереп, йортыгызда техник хезмәт күрсәтү графигы бармы-юкмы икәнлеген тикшерергә киңәш итәбез. Тапмадыгызмы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте