Татарстанның Торак инспекциясе «ЖИЛТЕХСЕРВИС» ИК ҖЧҖнең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясенең гамәлдә булу вакытын озайтудан баш тартты.
Нигезләмә: лицензиатның лицензиянең гамәлдә булуын озайту турында гариза бирү срогын үтәмәве, РФ ТК 161 ст. 10.1 өлешендә билгеләнгән мәгълүматны урнаштыру таләпләрен үтәмәве, компания директорының аттестаты булмавы.
Лицензиянең гамәлдә булу вакыты 25 декабрьдә тәмамланачак. Идарәче компания кабул ителгән карарга судка кадәр шикаять бирергә хокуклы. Директорның квалификацион аттестат алуга гариза бирүенә килсәк, компания Зеленодольск шәһәрендә Тиховин урамындагы 9а, 11 нче, Шевченко урамындагы 1а, Гоголь урамындагы 37/15 нче йортларга хезмәт күрсәтүне дәвам итәргә ниятли.
Лицензияләренең гамәлдә булу вакыты 2026 елда тәмамлана торган идарәче компанияләр исемлеген элегрәк урнаштырган идек.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте