Казанлылар игътибарына: иртәгә су җылыту колонкаларын ремонтлау мәсьәләсе хәл ителәчәк

2025 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Март аеннан кәстрүлләрдә су җылытучы казанлылар игътибарына: иртәгә Татарстан Республикасы Арбитраж судында газ колонкасын яңадан тоташтыра алу мәсьәләсенең кайчан хәл ителәчәге турында сүз барачак.

Исегезгә төшерәбез, июнь аенда ук "Заречье" һәм "Авиатөзелеш районы ТКХ" идарәче компанияләренә төтен чыгару юлларының герметик булмавын бетерү турында күрсәтмәләр бирелгән иде. Нәкъ менә шул сәбәпле су җылыткычларны куллану сезнең өчен куркыныч була башлады. Торакны карап тотучылар Арбитраж судка күрсәтмәләрне законсыз дип тануны таләп итеп мөрәҗәгать иткәннәр.

Суд тәэмин итү чарасы сыйфатында Татарстан Торак инспекциясе күрсәтмәләренең гамәлдә булуын туктатты. "Заречье" ИК" ҖЧҖ һәм "Авиатөзелеш районы ТКХ" ИК ҖЧҖ идарәче компанияләре җитәкчеләре судта төтен юлларын ремонтлау өчен акча юк, һәм мондый чыгымнар юридик затның финанс иминлегенә тискәре йогынты ясаячак, дип расларга тырыштылар. Өстәвенә, ремонт алар хисабына башкарылырга тиеш түгел. Һәм суд күрсәтмәләрнең гамәлдә булуын туктатты.

Иртәгә, 13 ноябрьдә, Торак инспекциясе чираттагы мәртәбә төтен чыгару юлларын ремонтлау һәм су җылыткычларны газ белән тәэмин итүне торгызу буенча биредә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклаячак.

Сез ай саен гомумйорт милкен карап тоту өчен түлисез, һәм сез идарәчеләрнең үз вазыйфаларын тулысынча үтәвенә ышанып килдегез. Шуңа күрә, яз көне сезгә колонкаларны куллану тормыш өчен куркыныч һәм төтен юлларын ремонтлау өчен миллионнарча сум акча таләп ителүе турында белдерелгәч, безне – торак инспекторларын да ачу дулкыны эләктереп алды. Безнең тикшерү идарәче компанияләрнең хәтта вентканалларны һәм төтен чыгаргычларны тикшерү графигын да үтәмәвен, аларны закон таләп иткәнчә тикшермәвен исбатлады – елына 3 тапкырдан да ким түгел.

Төтен юллыгының герметик булмавы кебек тәртип бозу, закон нигезендә, тәүлек эчендә бетерелергә тиеш. Торакчылар йортларны 2026 елга капиталь ремонт программасына кертергә тырышалар. Димәк, дистәләгән йортларда яшәүчеләр суны газ белән әле тагын берничә ай җылыта алмаячак.

Суд утырышлары ачык, безгә теләктәшлек белдерергә килегез.

Йортларда күрсәтмәләрне үтәү эшен карау расписаниесе:

- Батыршин ур. буенча №18, Горький шоссесы ур. буенча №31, Чкалов ур. буенча №9,13 – 13:00 сәгатьтә;

- Годовиков ур. буенча №№4,14, Челюскин ур. буенча №27, Тимирязев ур. буенча №8 – 14:00; - 2-нче Юго-Западная ур. буенча №№ 29,31,33 – 14:45 сәгатьтә;

- Батыршин ур. буенча №22, Чкалов ур. буенча №1,10 – 15:00 сәгатьтә;

- Челюскин урамындагы 2,27 а, 62 нче номерлы йорт буенча 15:30 сәгатьтә каралачак.

Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International