Кыска гына бәйрәм атнасында торак инспекторлары 28 күпфатирлы йортны тикшерделәр, аларда 28 хокук бозу очрагы ачыкланды. 14 беркетмә төзелде, аларның нәтиҗәсе административ хокук бозулар турындагы эшләр булачак. Карау нәтиҗәсе булып күпчелек очракта штрафлар тора.
Бер атна эчендә 277 мең сумлык 5 штраф билгеләнде, шуларның берсе «Альянс» идарәче компаниясе директорына. 29 октябрьдә Әлмәт районара торак инспекциясе хезмәткәрләре К.Цеткин урамындагы 29А йортында тикшерү үткәрделәр. Шикаятьләрдә бәян ителгән барлык фактлар да расланды: подвалда юеш грунт, чүп-чар, җылыту торбаларының җылылык изоляциясе җимерек, салкын су һәм җылыту торбалары ышанычсыз беркетелгән, өстәвенә аларда күгәрек тә бар. «Альянс» ҖЧҖ директоры административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 25 мең сумлык штрафка тартылды.
111 кисәтү белдерелде. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләр дә кисәтү өчен сәбәп була ала. Аларның берсе Алабуга су каналы директорына күпфатирлы йортларда озак вакыт су белән тәэмин ителмәгән өчен белдерелде.
Узган атнада сезне нинди уңайсызлыклар борчыды? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте