Суд карарын көтәбез

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе янә су җылыту колонкаларыннан файдалана алмаган казанлыларның мөрәҗәгатьләрен терки.

Хөрмәтле казанлылар, сез чаралар кабул итүне таләп итәсез. Бик гадел таләп, чөнки ярты елдан артык проблема хәл ителми.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе үз компетенциясе кысаларында чаралар күрә. Июнь аенда ук идарәче компанияләргә, йөзләгән гаиләгә кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтелсен өчен, төтен чыгару юлларының герметик булмавын бетерү турында күрсәтмәләр бирелгән иде. Торакны карап тотучылар Арбитраж судка күрсәтмәләрне законсыз дип тануны таләп итеп мөрәҗәгать иткәннәр.

Суд тәэмин итү чарасы сыйфатында Татарстан Торак инспекциясе күрсәтмәләренең гамәлдә булуын туктатты. "Заречье" ИК" ҖЧҖ һәм "Авиатөзелеш районы ТКХ" ИК ҖЧҖ идарәче компанияләре җитәкчеләре төтен юлларын ремонтлау өчен акча юк, һәм мондый чыгымнар юридик затның финанс иминлегенә тискәре йогынты ясаячак, дип раслыйлар. Өстәвенә, ремонт алар хисабына башкарылырга тиеш түгел.

Мөрәҗәгать итүчегә сизелерлек зыян китерүне булдырмау максатларында тәэмин итү чаралары яклар арасындагы мөнәсәбәтләрнең гамәлдәге торышын саклап калуга (status quo) юнәлдерелергә мөмкин",- дип язылган идарәче компания өчен тәэмин итү чараларын кабул итү турындагы суд билгеләмәсендә.

Status quo сакланды. Республика Торак инспекциясенең төтен чыгару юлларын торгызу буенча күрсәтмәләре туктатылды. Бу атнада, 13 ноябрьдә, Торак инспекциясе тагын бер тапкыр төтен чыгару юлларын ремонтлау һәм су җылыткычларны газ белән тәэмин итүне торгызу буенча үз таләпләрен яклаячак. Ә әлегә судта баталияләр бара, йөзләгән гаилә законлы хезмәттән файдалана алмый.

Идарәче компанияләр күрсәтмәләрнең гамәлдә булу вакытын озайтырга өметләнә. Мисал өчен, "Заречье" ИК" ҖЧҖ - февральгә кадәр. Алар идарә иткән йортлар 2026 елга капиталь ремонт программасына кертелгән.   

Казанлылар, сез көтәргә әзерме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt 

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International