Мөрәҗәгатькә җавапта мөрәҗәгатьне караган инспекторның инициаллары һәм фамилиясе күрсәтелә. Капиталь ремонтка кагылышлыларының аскы сул почмагында: «Башкаручы М.З. Сәетов» дип язылган була. Бүген без Марат Заһит улының ничек итеп сезнең мөрәҗәгатьләрегезне каравы һәм миллионлаган акча һәм бюджет чаралары кертелә торган йортларда планлы тикшерүләр үткәрүе турында сөйләрбез.
«Сез инспекциядә ничә ел эшлисез?» дигән сорауга Марат Сәетов тиз генә җавап бирмәде: уйга калды. Безнең коллега күзәтчелек эшенең санын беркайчан да санамаган. Ә, баксаң, 20 елга якын икән. Республикада капиталь ремонт буенча масштаблы программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле. Еллар дәвамында эш күләме һәм төрләре арта, таләпләр көчәйтелә.
«Тикшерү тикшерүгә кадәр башлана: урынга чыгар алдыннан проектны өйрәнәм. Нинди эшләр планлаштырылган, җылыткыч нинди калынлыкта, торбаның диаметры нинди һәм башкалар. Игътибар иткән беренче нәрсә – эшләр башкарыламы, объектта ничә кеше бар. Әгәр 20 булырга тиеш икән, ни өчен эш вакытында 5 генә? Эшчеләрнең каскасы бармы? Төзелеш баскычлары ныклап урнаштырылганмы, биеклектәге эшләр вакытында пояслар киелгәнме, ягъни, куркынычсызлык мәсьәләләре, ә аннары инде сыйфат», - дип сөйләде безнең коллега.
Төрле беркетүләрнең, түбә түшәменең һәм фасадны җылыту плитәләренең генә түгел, ә төзелеш материалларының да сыйфаты карала. Мәсәлән, түбәдәге өрлекләр чиста һәм коры булырга, саклагыч чаралар белән эшкәртелергә тиеш. Әмма кайчак яңа конструкцияләр кара таплар белән капланган була.
«Чорма өрлекләрендәге кара таплар күгәрек яки гөмбә билгесе булырга мөмкин. Әгәр шунда ук чаралар күрмәсәң, башкарган бөтен эш файдасыз. Милекчеләр һәм бюджет акчаларын туздыру гына. Конструкцияләр җимереләчәк»,- дип билгеләп үтте инспектор Сәетов.
Марат Заһит улы торбаларның диаметры проектка туры килмәсә, җылыткыч панельләренең калынлыгы планлаштырылганнан кимрәк икәнен шунда ук сизә - күзе белән карап, зурлыгын билгели, вак детальләрне күрә. Инспекторның ягымлы елмаюы гына ялгыш фикергә китерергә мөмкин: барлык искәрмәләр актта һәм кагыйдә бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәдә күрсәтелә.
«Кайчагында, ничек эшләгәннәрен күргәч, сару кайный башлый» Ничек шулай эшләп була??? Түбәгә өслек җәеп куйганнар, ә ул бүртеп чыккан, тыгыз ятмый. Кисәтүләр күп. Нигездә районнарда, Казанда азмы-күпме сыйфатлы эшлиләр», - дип саный Марат Сәетов.
Хәзер торак инспекторы ялда, бөтен гаиләсе белән Волгоград шәһәрендә. Күрше төбәкләрдәге шәһәрләрне автомобиль белән трассалар буенча караганнар.
«Һәр каникул саен без берәр шәһәргә барырга тырышабыз. Яз көне Екатеринбургта булдык. Һәр шәһәр гаҗәпләндерә. Беренче көнне мин һаман да торак фондының кимчелекләрен сизәм, ләкин гаилә минем игътибарымны күбрәк ала. Якыннарым: хатыным Лилия, улым Булат, кызым Камилла янәшә. Монысы бәһасез. Гаиләм – бөтен барлыгым!» - дип уртаклашты Марат Сәетов
Марат Заһитович, өегез һәрвакыт шатлык, көлке-уен һәм бәхет белән тулы булсын. Һәр көн хатыныгыз белән сезгә балалар өчен горурланырлык яңа сәбәпләр бүләк итсен. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, ә тормыш күңелле сюрпризлар һәм онытылмас мизгелләр белән сөендерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гармония һәм барлык башлангычларда иминлек телибез. Гаилә бәхете һәм бик күп якты сәяхәтләр сезгә!
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте