Республиканың йөзләгән күпфатирлы йортларында яшәүчеләр идарәче компаниянең авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтырата алмый – мондый нәтиҗәне торак-коммуналь хуҗалык мәгълүматларына нигезләнеп ясарга мөмкин. Федераль системада милекчеләрнең заявкаларын оператив рәвештә үтәргә тиешле хезмәт турында мәгълүмат юк.
Татарстанның Торак инспекциясенә портал модераторыннан 195 идарәче оешманың торак-коммуналь хуҗалык системасында авария-диспетчерлык хезмәте номерын урнаштырмавы турында мәгълүмат килде. Алар арасында иң эреләре: «УКЖД «Новация» ҖЧҖ (125 йорт), «Мөслим» ИК ҖЧҖ (64 йорт), «Сахарник» ТМШ (33 йорт), «Афанасово» ТКХ ИК ҖЧҖ (31 йорт), «Чирмешән» ТМШ (29 йорт).
Географик яктан бозучылар иң күбе Казан шәһәрендә (155 ИО), Зеленодольск районында (17 ИО), Чистай районында (6 ИО) һәм Әлмәт районында (4 ИО) .
Идарә итү формасы буенча ширкәтләр һәм кооперативлар арасында хокук бозучылар күбрәк – 148, калганнары – идарәче компанияләр.
Телефон номерларын урнаштырырга киңәш итәбез, бу айда Россия Төзелеш министрлыгы боты чираттагы тапкыр авария хезмәтләренә шалтыратачак. Трубканы күтәрү генә түгел, ә нәкъ менә авария хезмәте диспетчеры җавап бирүен раслау да мөһим. Федераль тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итәрбез.
Идарәче оешмалар исемлеге безнең сайтта урнаштырылган. Сезнең идарәче оешма исемлектә бармы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте