Елена Арефьева «Торак-коммуналь хуҗалык мәктәбе» проектында катнашты

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Торак-коммуналь хуҗалык буенча сораулар бар икән – бирегез.  Казанда «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «ТКХ мәктәбе» һәм «Шәһәр мохите» партия проектлары кысаларында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы уза.

Бүген капиталь ремонт темасына вебинар узды. Видеоязманы сылтама аша карарга мөмкин. Татарстан Торак инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Елена Арефьева күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләрен ачыкларга, милекчеләргә нәрсәләргә аеруча игътибар бирергә кирәклегенә аңлатма бирергә булышты.

7 ноябрьдә Татарстан Торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин катнашында «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә законнарны үстерү трендлары» вебинары узачак. Вебинардан соң Александр Васильевич гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.

Кабул итүгә 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча язылырга яки сораулар бирергә мөмкин.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International