Җәмәгать суды «ТКХ Фонды» КО капиталь ремонт буенча төбәк операторын РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип тапты.
Материаллар Татарстан Торак инспекциясе тарафыннан судка төбәк операторының Түбән Кама шәһәре, Вахитов пр. буенча 7, 9, 13, 15 номерлы йортларда хокук бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәне вакытында үтәмәве аркасында җибәрелгән иде. Төбәк операторы подрядчыларның фасадны җылыту эшләренең срокларын бозуына, йортларга тәрәзәләрнең урам ягы тупсаларын куймавына, төзелеш чүп-чарларын йорт яны территорияләренә җыюга юл куйган һ.б.
Түбән Кама районара торак инспекциясе «ТКХ Фонды» КО төбәк операторына хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирде, ләкин алар үтәлмәгән. Эш материалларын инспекторлар судка тапшырды. Фемида инспекторларның таләпләрен хуплады, 10 мең сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләде.
Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонт торак инспекторлары контролендә башкарыла: имин хезмәт шартларыннан алып проектның барлык пунктларын үтәүгә кадәр – барысы да күз уңында. Төзелеш материалларының һәм эшләрнең сроклары, сыйфаты өчен бөтен җаваплылык – тулысынча төбәк операторында.
Капиталь ремонт вакытында сез нинди проблемалар белән очраштыгыз? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте