Чаллы шәһәрендә 1 көн эчендә чираттагы тапкыр идарәче компанияләрнең өч директоры, барысы да инспекциянең даими «клиентлары»: «Махалля» ИК, «Ремжилстрой» ИК, «Электротехниклар» ИК җаваплылыкка тартылдылар.
39/06 номерлы йортта «Махалля» компаниясе директорына подвалны карап тоткан өчен 50 мең сум штраф салынды: юеш, канализация агынтылары белән су басу эзләре, чүп-чар, урыны белән торбаүткәргечләр герметик түгел, үтәли җилләтү юк.
Элегрәк без судның идарәче компаниягә хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен 100 мең сум штраф салганлыгы турында язып үткән идек. Өстәвенә, торакчылар үзләре дә Фемидадан гамәлнең аз әһәмиятле булуы сәбәпле, эшне туктатуы турында сораганнар иде.
Хокук бозуларны бетерү өчен чираттагы күрсәтмә бирелде. Торакчыларга аларны бетерүе арзангарак төшә.
Шулай ук «Ремжилстрой» ИК директоры да 50 мең сумлык штрафка тартылды. Торак инспекторы 25/16 нчы йортта 20 гә якын хокук бозу очрагын теркәде, подвалдан түбәгә кадәр: җилләтелми торган юеш подвал, чүп-чар, канализация сулары белән су басу эзләре, түбәдәге вентиляция шахталарының стеналары җимерелгән, урыны-урыны белән түбә өслеге җимерелгән һ.б.
«Элекротехников» ИК директорына 62/08 номерлы йортны тиешенчә карап тотмаган өчен 25 мең сум түләргә туры киләчәк. Монда йорт яны территориясен карап тоту буенча хокук бозулар күп: газоннарда һәм йортның периметры буйлап коры ботаклар ята. Ә подъездларның берсендә җыештыру эшләре башкарылмаган.
Һәркемгә хокук бозуларны бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде. Күрсәтмәләр үтәлеше инспекция контролендә. Үтәмәсәләр – судта очрашырбыз.
Идарәче компанияләр җитәкчеләренең исенә төшерәбез: Татарстан Торак инспекциясе йортларның лицензияләре реестрыннан чыгару яки лицензияләрне кире алу буенча кампания әзерли. Сез керем бизнесын югалтырга әзерме?
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте