Су һәм җылыту өчен штраф

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның Торак инспекциясенә һәм Түбән Кама шәһәр прокуратурасына түбән камалылардан кайнар су белән тәэмин итү һәм җылыту проблемаларына кагылышлы шикаятьләр килә. Күзәтчелек органнары «Татэнерго» АҖ - «Түбән Кама җылылык челтәрләре» хезмәт күрсәтүчесен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге закон таләпләрен үтәве өлешендә тикшерде.

16 күпфатирлы йортта хокук бозулар ачыкланды:

- Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 10,12/19 номерлы йортларда кайнар су юк;

- Тукай ур., 9,11,Вокзал ур., 10А, 12 номерлы йортларда алты сәгать җылылык булмый торган;

- Сөембикә урамындагы 52, Шинчылар проспектындагы 50, Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы 2А, Спорт урамындагы 13, Гагарин урамындагы 2А, Вахитов проспектындагы 4, Бызов урамындагы 5А, 6, Менделеев урамындагы 11 номерлы йортларда җылыту торбаларында өзеклекләр. Күпчелек очракта подвалларны һәм приямокларны да кайнар су баскан.

Күпфатирлы йортта приямоклар – бина диварына терәлеп торган, гадәттә, тәрәзәләр яки подвалга керү урыннары янындагы җирдәге тирәнлек.

Барлык очракларда да хокук бозуларны бетерү сроклары арттырылган. Административ хокук бозу турындагы эшне карау барышында квартал эчендәге челтәрләр буенча баш инженер урынбасары хокук бозулар белән килешәм, дефектлар торбаүткәргечләрнең нык тузуы белән бәйле, ә җылылык челтәрләрен эксплуатацияләү һәм ремонтлау хезмәтләре аварияләргә оператив рәвештә җавап бирергә тырышалар, дип аңлатты. Шуңа да карамастан, вазыйфаи затның гамәлләре РФ КоАП 7.23 ст. 2 өлеше буенча квалификацияләнергә тиеш. Ресурслар белән тәэмин итүче оешма хезмәткәренә 10 мең сум күләмендә максималь штраф билгеләнде.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International