Квадрат метр өчен 113 мең түләргә әзер, әмма суны сатып алыргамы? Эчәр өчен генә дә түгел. Ачык тәрәзәләр белән генә яшәп була, чөнки яңа төзелештә вентиляция эшләми. Лифттан катгый файдаланмаска – тормыш өчен куркыныч. Лифт ачык ишекләр белән хәрәкәт итә башлый. Уен мәйданчыгында да куркыныч: балалар җәрәхәтләнергә мөмкин. Контейнер мәйданчыгы юк: чүпне кая чыгарырга? Әлмәт шәһәренең Гафиятуллин урамындагы 48нче йортта яшәүчеләр нәкъ менә шундый шартларда яшәргә хыялланганнармы? Йорт тапшырылган, ачкычлар өләшәләр, күчәргә мөмкинме? Фатирлар, сүз уңаеннан, әле сатуда: популяр сайтларның берсендә 16 каттагы өч бүлмәле фатир 9 млн. сумга диярлек тәкъдим ителә.
Татарстанның Торак инспекциясенә яңа йортка күченүчеләрдән 28 шикаять керде. Аларның барысы белән дә баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова һәм Әлмәт районара торак инспекциясе башлыгы Лилия Бикчәнтәева очрашты.
Фотода эчә торган су: уңда – кайнар, сулда – салкын. Төзүче кулларын шундый су белән юар иде микән? Өстәвенә, өйгә кергәндә су кристаллик: подвалга да төштек, тикшердек. Водоканал вәкилләре сусауларын тыныч кына бастылар.
Ни өчен фатирларга су коңгырт төстә барып җитә? Лифт ябылмый, шул ук вакытта җибәрелгәнме? Төзүчегә һәм идарәче компаниягә күп кенә сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
Яңа фатирга күченүчеләрнең барысын да искәртеп узабыз: «Гранд-сервис» идарәче компаниясен сезгә төзүче 3 айга, ягъни вакытлыча гына тәкъдим итә, ул сезнең белән мәңгегә түгел. Үзегезнең мөлкәтегезне аңа озак елларга ышанып тапшырырга телисезме, әллә гомуми җыелышта башкасын сайларсызмы, монысын сезгә хәл итәргә кирәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте