Татарстанның идарәче компанияләре торак-коммуналь хуҗалык системасында милекчеләрнең гадел җыелышларын үткәрүгә комачаулый: республикадагы күпфатирлы йортларның яртысы диярлек җыелышларны читтән торып үткәрергә әзер түгел.
Хәтта биш катлы йортта яшәүчеләр өчен дә көндезге җыелыш үткәрү реаль түгел диярлек, ә гаять зур комплексларда яшәүчеләргә ничек карар кабул итәргә? Шуңа күрә актуаль мәсьәләләр буенча уртак фикер алышу формаларының берсе – читтән торып. Әмма милекчеләр үз фикерләрен әйтә алмыйлар: 18100 йортның 8586сы җыелышта катнаша алмый. Идарәче компанияләр йә торак-коммуналь хуҗалык системасының бердәм федераль платформасына йортларның, фатирларның кадастр номерларын кертмәгәннәр, яисә Росреестр базасы белән бәйләмәгәннәр, яки хата җибәргәннәр.
Иң зур хокук бозуны Казан шәһәренең «Мәскәү районы ТКХ ИК» ҖЧҖ җибәргән - 362 йорт әзер түгел. Компания идарәсендә 553 күп фатирлы йорт бар.
Антирейтингның икенчесе - Лениногорск шәһәренең «Центр ЖКХ и С» АҖ идарәче компаниясе – 274 йорт буенча хокук бозу.
Өчлекне шулай ук Казанның «Заречье» ИК» ҖЧҖ йомгаклый – 237 йорт буенча хокук бозу.
Идарәче оешманы җаваплылыкка тарту өчен татарстанлыларга яшәү урыны буенча Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтә белешмәләре сайтта урнаштырылган.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте