Атна нәтиҗәләре

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Бер атна эчендә торак инспекторлары 80 күпфатирлы йортны тикшерде, 49 хокук бозу очрагын ачыкладылар, шуларның 4 се җылыту чорына әзерлек буенча. Мисал өчен, Чаллы шәһәрендә 1/15 номерлы йортны тикшергәндә «Энтузиаст» идарәче компаниясенең су белән тәэмин итү системасының төзеклеген, янгынга каршы җиһазларның техник торышын тикшермәве, янгын гидрантларының янгын җиңсәләре белән җиһазландырылмавы ачыкланды. «Энтузиаст» ҖЧҖ директоры административ җаваплылыкка тартылды һәм 50 мең сум штраф салынды.

Бер атна эчендә барлыгы 237,5 мең сумлык 8 административ штраф билгеләнде. Аларның берсе фатирда яңадан планлаштырган өчен автокалада яшәүчегә билгеләнде. 52/69 йорттагы фатир милекчесе «Автозаводский» идарәче компаниясенең эшсезлегенә зарланды. Фатирда яшәүче хатын сүзләренчә, идәннәр салкын һәм кара таплар бар.

Тикшерү барышында торакчылар тарафыннан хокук бозулар ачыкланмады, ә менә мөрәҗәгать итүченең фатирында яңадан планлаштыру башкарылган:

- ванна бүлмәсендә мәҗбүри вентилятор урнаштырылган;

- кухняда вентканалга суырткыч урнаштырылган;

- келәт урыны сүтелгән;

- кухнядан балконга ишек куелган;

- ванна бүлмәсендә идәннәр гомумйорт җылыту системасы хисабына җылытыла. 

Ягъни фатирдагы идәннәрне җылыткан өчен гариза бирүче өчен күршеләре дә түли булып чыга. Ә вентиляция каналына суырткыч җайланмасын урнаштыру һава агымнары балансын бозу белән куркыныч. Гомумйорт вентиляциясе системасы билгеле бер үткәрү сәләтенә исәпләнгән, һәм куәтле суырткычны гомуми каналга тоташтыру бу исәпләүләрне боза. Куркынычларның берсе – һаваның кирегә тартылуы. 

 Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International