«Махалля» ИК: «Әһәмиятсез булу сәбәпле туктатуыгызны сорыйм»

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Суд инспекциянең хокук бозуларны бетерү турындагы таләбен хуплады һәм автокала идарәче компаниясенә өстәмә җәза билгеләде.

Татарстан торак инспекциясенә чаллылыдан 31/17 нче йортның 3 нче блогын карап тотуга шикаять килде. Инспектор 10га якын хокук бозуны ачыклады һәм аларны төзәтергә мәҗбүр итте: подвалны киптерергә, аны чүп-чардан чистартырга, торбаүткәргечләрнең келә арматурасын ремонтларга, җылылык изоляциясен торгызырга, гомуми файдалану урыннарын һәм коридорларны бушатырга, – идарәче компания бер генә пунктны да үтәмәгән. Инспекторлар материалларны судка җибәрде.

Утырыш вакытында «Махалля» ИК вәкиле  кылынган гамәлнең әһәмияте аз булу сәбәпле эшне туктату турында сорады.  Судья мондый тәгъбирләмә белән килешмәде.

«Җәмәгать суды «Махалля» ИК ҖЧҖне телдән кисәтү игълан итү белән административ җаваплылыктан азат итү өчен нигез таба алмый, чөнки хокук бозу таләпләрне бозу белән бәйле. Алар РФ Торак кодексында һәм РФ Хөкүмәте карарларында каралган», - дип язылган суд карарында.

Эш материалларын карап чыгып, суд 100 мең сум күләмендә финанс җәзасы билгеләде. Штраф Татарстан Торак инспекциясе күрсәтмәсен үтәүдән азат итми.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

                                                                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International