«Жилье» ИК хезмәткәрләренә 100 мең сум штраф салынды

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәре идарәче компаниясе хезмәткәрләре 1 көн эчендә кайбер норматив-хокукый актларны бозган өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылды.

Г.Тукай урамындагы 2 нче йортта яшәүченең куркуы расланды: һава кирегә тартыла. Әмма вентканаллар, 09.09.2025 ел, №573 акт нигезендә, эш хәлендә, проблемалар ачыкланмаган. Һәм 14.08.2025 елгы әзерлек паспорты нигезендә йорт кышка тулысынча әзер. Һаваның кире тартылуы торакчыларның җылыту чорына әзерлек эшләренә формаль якын килүләрен исбатлый.

«Жилье» ИК ҖЧҖ тарафыннан икенче бозу - бу елның август ае өчен кайнар суга түләүләр. 44 күпфатирлы йортта яшәүчеләргә коммуналь хезмәт өчен түләүне исәпләгәндә приборларның күрсәткечләре исәпкә алынмаган.  Баш инженер сүзләренчә, гомумйорт счетчиклары сафтан чыккан, барысын да шунда ук алмаштырырга финанс мөмкинлеге юк.

Ни өчен дистәләрчә йортларны исәпкә алу приборлары берьюлы ватылган соң? Гомумйорт милкен даими ремонтласалар, моңа юл куелыр идеме?

Беренче хокук бозу өчен план-техник бүлеге башлыгы шундый ук суммада, икенче очракта баш инженер 50 мең сум штрафка тартылды.

Җитешсезлекләрнең бетерелүе Инспекция контролендә кала.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

                                                                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International