Янә «Әйбәт» ИК

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең идарәче компаниясе энергияне сак тоту турында 261-ФЗ номерлы федераль законны бозган. 2025 елның августына кайнар су өчен түләүне исәпләгәндә «Әйбәт» ИК ҖЧҖ иң гади ысулны кулланган – норматив буенча. 82 күпфатирлы йортта исәпләү приборлары күрсәткечләре исәпкә алынмаган.

Моннан тыш, кайнар су белән тәэмин итү һәм җылытуны исәпкә алу приборларының 2024 елның октябрь һәм декабрь айлары өчен күрсәткечләре түбәндәге йортларда исәпкә алынмаган: Бызов урамындагы 7Б, Лесная урамы буенча 9, Сөембикә урамы буенча 55, Химиклар проспекты буенча 90-1, 106 номерлы йортларда.

Барлык хокук бозулар да идарәче компаниянең баш инженеры тарафыннан җибәрелгән. Вазыйфаи затка карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды, аңа 50 мең сум штраф салынды.

 

 Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International