Бер атна эчендә торак инспекторлары 77 күпфатирлы йортны тикшерде, 42 тәртип бозу очрагын ачыкладылар, шуларның 3 се җылыту чорына әзерлек буенча. Мәсәлән, Бөгелмә шәһәренең Каротажная урамындагы 9 нчы йортта. «Антей» идарәче компаниясе 28 августтан кышкы шартларда кулланылышка әзерлек паспортын торак-коммуналь хуҗалык системасына урнаштырган, ягъни йорт җылылык җибәрергә әзер. Әмма тикшерү вакытында инспекторлар вентиляция шахталарының тиешле хәлдә булмавын ачыкладылар (штукатурка кубып килә, шахталарны явым-төшемнән саклый торган зонтлар юк). «Антей» ҖЧҖ директоры административ җаваплылыкка тартылды һәм 25 мең сум штраф салынды.
Бер атна эчендә барлыгы 405 мең сумлык 17 административ штраф билгеләнде.
Түбән Кама халкына кайнар су белән тәэмин итү буенча тиешле хезмәт күрсәтмәгән өчен 5,5 млн.сумга якын акча яңадан исәпләнде. Җәй буе диярлек кайнар су белән тәэмин итү магистральләрендә аварияләрне бетерү сроклары бозылган. Узган атнада Түбән Камада 25 авария булган, аларның 14 буенча төзәтү вакыты бозылган.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте