«Энтузиаст» ИК әзерлек паспортларыннан мәхрүм калды

2025 елның 10 октябре, җомга

Чаллының «Энтузиаст» идарәче компаниясе 10 көнгә ике йортка әзерлек паспортыннан мәхрүм калды: шәһәр башкарма комитеты документны имзалап, ТКХ ДМС системасына йөкләгән.  Де юре – йорт яхшы хәлдә, де-факто – киресен раслый торган 10 артык бозу очрагы.

Торак инспекторлары, прокурорлар белән берлектә, Чаллы шәһәренең 2/07 һәм 3/01 йортларында булдылар.  «Энтузиаст» идарә компаниясе кирәкле имзаларны җыйган, һәм кәгазьдә йортлар кышкы чорда кулланылышка әзер. Подвалларда күгәргән торбаүткәргечләр (тикшерүчеләр катнашында агып торалар иде), җылылык изоляциясе бозылган, торбаүткәргечләр терәксез, эленеп кенә торалар, отмосткада ярыклар һ.б.  Идарәче компания директоры 25 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Автокала башкарма комитеты адресына паспорттагы «әзер» бәямен «әзер түгел» бәясенә үзгәртү турында таләп җибәрелде, шулай эшләнгән дә. Торакчылар кайбер хокук бозуларны оператив рәвештә төзәткәннәр, башкарма комитет каршында хисап тотканнар, анда паспортка «кисәтүләр белән әзер» дип язылган.  Күрсәтмәнең үтәлеше турындагы хатны башкарма комитет Татарстанның Торак инспекциясенә җибәрде. 

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International