Зәйдә М.Никифоров урамы буенча 71 йортны чираттагы тапкыр су баскан Начар исле бассейн – яшәүчеләр өчен ныклы баш авыртуы. Ис шулкадәр көчле ки, монда басып торуы мөмкин түгел.
«Канализация исе подвал бүлмәсенә керергә комачаулый», - дип күрсәтелгән тикшерү беркетмәсендә.
Канализация агынтыларыннан тыш, подвалда көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарлары да бар. «Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясенә дә шул ук сәбәп белән моннан ай ярым элек кенә торакчыларга хокук бозуларны булдырмау турында кисәтү белдерелгән иде. Директор нәтиҗәләр ясамаган, канализация системасын ремонтламаган.
«Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы» ИК ҖЧҖ генераль директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды, аңа 50 мең сум штраф салынды.
Компания идарәсендә 178 күпфатирлы йорт бар, шуларның 30ы милекчеләрнең гомуми җыелышын читтән торып үткәрергә әзер түгел. Чөнки идарәче компания фатирларның кадастр номерларын ТКХ ДМС федераль платформасына кертмәгән, яки номерларны Росреестр базасы белән бәйләмәгәннәр.
Мисал өчен, Казан урамындагы 2 нче йортта 30дан артык милекче ТКХ ДМС порталы аша читтән торып тавыш бирү хокукыннан мәхрүм ителгән, чөнки системада аларның милек кадастр номерлары юк.
Моннан тыш, 22 йортның электрон паспортларында инженерлык челтәрләре буенча сентябрь ае өчен мәгълүмат юк. Мәсәлән, Ленин урамындагы 19А номерлы йортта газ белән тәэмин итү системасы буенча мәгълүматлар кертелмәгән, Нефтеба урамындагы 4 номерлы йортта су белән тәэмин итү, җылыту һәм су агызу буенча мәгълүматлар юк.
Идарәче компанияләр директорлары, ширкәтләр һәм кооперативлар рәисләре өчен искә төшереп үтәбез: ТКХ ДМС системасына мәгълүмат кертмәү административ хокук бозу булып санала.
Зәйлеләр игътибарына: сайтта яшәүчеләр читтән торып җыелыш үткәрә алмаган йортлар исемлеге урнаштырылган. Сезнең йортыгыз исемлектә бармы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте