Тикшерү барышында торак инспекторлары кышкы чорда файдалануга әзерлек паспортын алу датасына аерым игътибар бирәләр. Мисал өчен, Түбән Камада «Жилье» идарәче компаниясе Химиклар проспектындагы 5 нче йортка документны 12 августта ук алган. Әмма йортта яшәүченең шикаятен тикшерү барышында инспектор йорт кышка тулысынча әзер булган очракта юл куелмаска тиешле хокук бозуларны ачыклады.
Йортта техник каттагы вентиляция шахтасы җимерелгән һәм түбәсе төзек түгел, цокольдәге штукатурка коела, отмосткада ярыклар, чормада чүп-чар ята. Моннан тыш, йортта вентканалларны тикшерү даими рәвештә үткәрелмәгән.
Барлык бу хокук бозулар торакчыларның һәм башкарма комитетның кышка әзерлек барышында эшнең төп этабына формаль рәвештә килүләрен исбатлый. Әлеге күпфатирлы йорт кышка әзер түгел.
«Жилье» ИК ҖЧҖ директоры РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 90 мең сумлык штрафка тартылды.
Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше Инспекция контролендә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте