Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия алып, торакчылар торак фондын карап тоту буенча барлык нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәргә йөкләмә ала. «Новация» идарәче компаниясе лицензияне 2015 елның апрелендә алган. Идарәдә Әлмәт шәһәренең 129 күпфатирлы йорты, шул исәптән Габдулла Тукай проспекты буенча 37нче йорт та бар. Йорт торышына караганда, «УКЖД «Новация» ҖЧҖ күп нәрсәгә күз йомалар.
Татарстанның Торак инспекциясенә әлеге йортның бер хуҗасыннан шикаять килде. Монда күптән бернәрсә дә юылмаган, чүп-чар, пәрәвезләр, тәрәзә төпләрендә үле бөҗәкләр ята. Моннан тыш, кайбер катларда җылыту радиаторлары юк, җылыту юк – барлыгы 10 хокук бозу очрагы.
«Новация» компаниясе җитәкчелеге лицензия таләпләрен һәм Россия Торак кодексының кайбер статьяларын бозган. Вазыйфаи затлар берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган. Бу юлы юридик затка 125 мең сум штраф салынды.
Хокук бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә үтәлеше Инспекция контролендә.
«УКЖД «Новация» ҖЧҖ – сезнең идарәче компанияме? Тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз, шәрехләрдә языгыз https://t.me/gji_rt
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте