ай эчендә Татарстанның Торак инспекциясе газ куллану кагыйдәләрен бозган өчен 1,2 млн.сумнан артык административ штраф салды.
2025 елда Татарстанның Торак инспекциясенә административ производстволар ачу максатыннан газ хезмәтләреннән 287 материал керде.
202 административ эш кузгатылды, шулардан 24 материал буенча административ эш кузгатудан баш тартылды, калганнары буенча эш дәвам итә.
Җөп хокук бозулар: фатирга кертмәү (133), килешү төзүдән баш тарту (45) һәм үз белдеге белән җиһазларны алмаштыру (24).
Барлыгы 232 милекче 1,2 млн.сумнан артык суммага административ җаваплылыкка тартылды.
Административ хокук бозулар турында эшләр саны күбрәк булыр иде: республиканың Торак инспекциясе техник хезмәт күрсәтү өчен фатирларга кертмәү очракларын яшерү фактларын ачыклады. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендә 26/26 йортта кайбер фатирларда газ плитәләрен 3 ел карамаганнар. Хезмәт күрсәтүче моның тиешенчә башкарылмавын торак инспекторларыннан яшергән. Моннан тыш, оешма сайтында техник хезмәт күрсәтү графигы урнаштырылмаган.
Исегезгә төшерәбез, фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү елына кимендә 1 мәртәбә башкарылырга тиеш. Фатирга кертмәсәләр, газчылар бу хакта Татарстанның Торак инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш. «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ «Челныгаз» ЭҖИ идарәсе башлыгына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте