Сарман районында законсыз тариф

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Яңа елдан Сарман районында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тарифлар 17,5% ка арткан, Җәлил штп. яшәүчеләр өчен – 22,3% ка.  Татарстанның Торак инспекциясе үсешнең сәбәбен ачыклады: район башкарма комитеты тарифларны Россия Торак кодексы таләп иткәнчә түгел, ә үз карары буенча билгеләгән.

Үзәкләштерелгән канализация системасы булмаган йортларда яшәүчеләр сыек көнкүреш калдыкларын чыгару өчен чокырлардан суыртылган күләмнәр буенча түләп килгәннәр. РФ Торак комплексы нигезендә түләү күләме 1 кв. метрдан билгеләнергә тиеш, башкарма комитет 1 куб. метр өчен 31,71 сум күләмендә тариф билгеләгән.

Татарстан Торак инспекциясе материалларны республика прокуратурасына җибәрде, аларны карау нәтиҗәләре буенча Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе адресына тәкъдимнәр кертелде. Аны карау нәтиҗәләре турында өстәмә хәбәр итәрбез.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International