Татарстанлылар фатир-студияләргә өстенлек бирәләр, әмма стандарт фатирлар сатып алалар һәм аннары аларны үзгәртеп коралар. Законсыз рәвештә. Һәм тагын бер стандарт үзгәреш – ванна һәм бәдрәфне берләштерү.
Түбән Кама инспекторлары законсыз үзгәртеп планлаштыруларны ачыкладылар:
- Түбән Кама шәһәре, Гайнуллин ур. буенча 6 нчы йортта, Бакый Урманче ур. буенча 28 нче йортта;
- Зәй шәһәре, Лобачевский ур., 7 нче йортта;
- Түбән Кама районы, Кама Аланы штп., 2/11 йортта.
Милекчеләр 2000 сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылдылар. Хокук бозулар турындагы материаллар муниципаль районнарның башкарма комитетларына җибәрелде.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте