Җәмәгать суды көн дәвамында «ТКХ Фонды» КО капиталь ремонт буенча төбәк операторын РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча өч тапкыр административ хокук бозуда гаепле дип тапты.
Материаллар Татарстан Торак инспекциясе тарафыннан судка төбәк операторының Түбән Кама шәһәре йортларында хокук бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәне вакытында үтәмәве аркасында җибәрелгән иде.
Менделеев урамындагы 12 нче йортта подъезд козырекларыннан су үтә, чүп җыю урыннары янында штукатур-буяу катламы купкан.
Менделеев урамындагы 2 нче йортта түбә өслеге кабарган, стяжкада ярыклар бар, эш графигыннан артта калган.
Лесная урамындагы 1а йортта панельара җөйләрне сыйфатсыз ремонтлаганнар, подъездларның иске козырекларын салдырганнар, ә зыян күргән участокларны ремонтламаганнар һ.б.
Барлык хокук бозулар буенча Торак инспекциясе күрсәтмә бирде һәм сроклар билгеләде. Үтәлмәгән. Күзәтчелек органы таләпләрен санга сукмаган өчен суд 30 мең сумлык штраф рәвешендә административ җәза бирде.
Ә сезнең капиталь ремонт сыйфатына дәгъваларыгыз бармы? Тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз, шәрехләрдә языгыз https://t.me/gji_rt
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте