Октябрьнең беренче көнендә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм – өлкән буынның зирәклегенә һәм тәҗрибәсенә хөрмәт күрсәтү. Безнең дә тәҗрибә алырлык шәхесебез бар: «көмеш» яшендәге торак инспекторлары безнең белән һәрвакыт элемтәдә. Аларның берсе – Татарстан Торак инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы. Һәм бу шимбәдә без Рафаэль Насрыев турында сөйләрбез.
Рафаэль Мөнир улы 16 ел Казан шәһәренең Торак инспекциясендә хезмәт иткән. Ветеран әйтүенчә, чирек гасыр элек тә, бүген дә проблемалар бертөрле: подвалларда агып торган торбалар, түбәләр, коммуникацияләр, яңадан планлаштырулар. 2008 елдан, республикада киң колачлы капиталь ремонт программасы старт алгач, эшләрнең сыйфатын контрольдә тота башлыйлар. Ләкин ветеран бер аерманы атады: ул вакытта идарәче компанияләр генә булган.
«Нигездә дәүләт идарәче компанияләре иде, аннары торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә үзгәрешләр башланды, ширкәтләр һәм шәхси идарәче компанияләр барлыкка килде. Дәүләт компанияләре күпкә дисциплиналырак иде, ә хосусыйлары активистны җитәкче итеп сайлап, ул һәрвакытта да профессионал түгел булып чыкты. Ә торак фонды белән профессионаллар гына идарә итәргә тиеш, монда башкасы булырга тиеш түгел. Слесарьлар, җыештыручылар, бухгалтерлар... Күпфатирлы йортны карап тоту – зур җаваплылык», – дип ассызыклады Рафаэль Мөнирович.
Бүген дә отставкадагы инспекторның күзе һәр хокук бозуны эләктереп ала: менә монда цоколь коела, үлән шытып чыга, фасадта ярык, чүп-чар җыештырылмаган. Әмма дистәләгән еллар күп санлы хокук бозулар белән эшләү коллегабызны позитивтан мәхрүм итмәгән. Торак инспекторы булса да, ул теләсә нинди мөмкинлек булганда тальянда уйный, хезмәттәшләре белән очрашуда яраткан көйләрен сыздыра. «Компаниянең җаны» – Рафаэль Мөнирович турында ветераннар да, яшьләр дә шундый фикердә.
«Тальянда уйнаганда күңел җырлый. Яңгырашы күңелгә якын, балачактан. Шундый җылы, рәхәт булып китә», - дип уртаклашты Рафаэль Насрыев.
Хезмәттәшебез безнең өчен еш кунак булуы өстенә, Инспекциянең Иҗтимагый советы эшендә дә актив катнаша. Законнар, ГОСТлар, СанПиНнардагы үзгәрешләр белән кызыксына. Үткәннәр белән яшәмиләр, хәзергегә шатланалар. Бигрәк тә яңа яшь хезмәткәрләрне күргәндә. Димәк, киләчәк яхшы.
«Яшьләргә һәр мәсьәләгә бик җаваплы һәм кырыс карауларын телим. Монда ялгышырга ярамый, моңа хак юк. Һәр бозу артында – кемнеңдер авыртуы, җан авазы. Уңышлар, хезмәткә тугрылык саклауларын телим. Бу эш, хезмәт кенәгәсендәге язу гына түгел. Бу хезмәт итү», – дип билгеләде ветеран.
Хөрмәтле Рафаэль Мөнирович! Сезгә исәнлек-саулык телибез! Безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт!
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте