Мамадыш районында яшәүчеләр өчен язылу бара: 8 октябрьдә Мамадышта Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары - Алабуга районара торак инспекциясе башлыгы Сәлимҗанова Нәфисә Әбүзәр кызы гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итү 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Мамадыш шәһәре, Давыдов урамы, 153в йорт. Үзең белән шәхес таныклыгы булуы шарт.
Язылу +7 962 564-85-05 телефоны буенча яки https://t.me/gji_rt шәрехләрендә алып барыла
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте