Капиталь ремонт әле тәмамланмады

2025 елның 3 октябре, җомга

Ни өчен җиде муниципалитетта капиталь ремонт быел төгәлләнмәячәк?  Беренчедән, ремонтны проект буенча эшләмәгәннәр. Икенчедән, фасадларны җылытканда газүткәргечне чыгармаганнар, һәм хәзер ул йорт стенасында, ә электр һәм аз токлы кабельләр җылыткыч астында калганнар. Өченчедән, эшләрнең сыйфаты канәгатьләнерлек түгел һ.б.

Татарстанның Торак инспекциясендә артта калучылар белән традицион киңәшмә узды. Бу юлы подрядчыларны һәм Казан шәһәре, Әлмәт, Бөгелмә, Минзәлә, Түбән Кама, Чистай һәм Зеленодольск районнары башкарма комитетлары вәкилләрен чакырдылар. Республиканың баш дәүләт торак инспекторы белән аралашу видеоконференцэлемтә аша узды.

Мәсәлән, Түбән Кама шәһәрендә тулай тораклар комплексында эшләр дәвам итә, ә Химиклар проспектындагы 82б йорт түбәсендә түбә япмасы куыкланган, вентиляция шахталарының җимерелгән очлыкларын алмаштырмаганнар.

Чистай шәһәренең Тынычлык урамындагы 30 нчы йортта әле һаман да түбә җыялар, агач конструкцияләр уттан саклану чарасы белән эшкәртелмәгән.

Казанның Ферма-2 поселогында һәм Гаспринский урамындагы йортларда әле һаман да эш күләме зур.

Әгәр хокук бозулар бетерелмәсә, инспекторлар эшне кабул итмәячәк, димәк, подрядчы хезмәт хакы ала алмаячак. Ә ни өчен түләргә? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International