Исле газ белән агулану

2025 елның 3 октябре, җомга

Кичә төнлә Әлмәт шәһәренең Толстой урамындагы 4 нче йортка «Ашыгыч ярдәм» бригадасы килгән: исле газ белән агулану. 2015 һәм 2022 елларда туган балалар хастаханәгә озатылган. Диагноз хастаханәдә лаборатор рәвештә расланырга тиеш. 

«Әлмәтгаз» ЭҖИ авария-диспетчерлык хезмәте хезмәткәрләре  агулану турында табиблардан белгән. Урынга килеп җиткәч, тикшерү барышында вентиляция һәм төтен каналларында, тәрәзәләр ачык һәм ябык булганда да тарту көченең булмавы ачыкланган. Февральдә техник хезмәт күрсәтү вакытында һава тарту көче булган.

Быел июнь аенда төтен чыгару юллары һәм вентканаллар тикшерелгән, «Ильмар» ҖЧҖ мәгълүматлары буенча алар – төзек хәлдә. Әмма Татарстан Торак инспекциясенең әлеге оешмага карата дәгъвалары бар: шундый ук очракны тикшергәндә тикшерүләрнең формаль рәвештә үткәрелүе ачыкланды.

Газ приборлары төзек хәлдә, фатир газ белән тәэмин итүдән өзелгән.

Инспекция инцидент шартларын ачыклый, шулай ук газ хезмәте һәм «АСЦЖ» идарәче компаниясе тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International