Бөгелмәлеләр игътибарына: «ЛУЧ» идарәче компаниясенә лицензия бирүдән баш тартылды

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе «ЛУЧ» ИК ҖЧҖнең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясен гамәлдән чыгарды. Нигезләмә: лицензиатның лицензиянең гамәлдә булуын озайту турында гариза бирү вакытын үтәмәве.

Идарәче компания кабул ителгән карарга судка кадәр шикаять бирергә хокуклы.

Бөгелмәлеләрнең идарәче компанияне үзләре сайлап алу мөмкинлеге бар, яисә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетында 112 күпфатирлы йорт өчен идарәче компанияне ачык конкурс аша сайлаячаклар. 

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International