Казан – газ җиһазлары «профессионаллары» шәһәре

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Казан – газ җиһазлары «профессионаллары» шәһәре. Сүз су җылыткыч газ колонкаларын үзләре урнаштыручы өй белгечләре турында бара.  Ике шлангны тоташтыра алмыйммы әллә инде? Правда урамындагы 9 нчы йортта яшәүче тоташтыра алмаган шул. Мунча көне барып чыкмаган: газ шлангын суүткәргечкә тоташтырган. Барлыкка килгән гидрозатвор аркасында газ белән тәэмин итүдән 1 подъезд сүндерелгән.

«Казаньгоргаз» ЭҖИ хезмәткәрләре тарафыннан оператив кабул ителгән чаралар берничә сәгать эчендә газ белән тәэмин итүне торгызырга мөмкинлек биргән. «Профессионал» гадәттән тыш хәлне бетерү чыгымнарын һәм штрафны түләячәк. Газ колонкасын монтажлау өчен белгеч чакырту фатир хуҗасына берничә тапкырга арзанракка төшәр иде.

Башкаланың Идел буе районында Гарифьянов урамындагы 36 нчы йортта газ чыккан. 20 фатир сүндерелгән, барлык фатирларны карап чыкканнан соң гына аны торгызачаклар

Инспекция инцидентларның шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компанияләр һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә. 

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International