Подвалдагы су – күпфатирлы йортларның төп проблемаларының берсе. Подвалларны карап тотуга карата таләпләр төрле норматив-хокукый актлар белән регламентлана. Подвалларны чүпләү, пычрату һәм су басу рөхсәт ителми. Әмма законнарны, нормаларны һәм кагыйдәләрне торакчылар еш кына игътибарсыз калдыра. Чаллы шәһәрендәге 35/1 йорттагы кебек.
Татарстанның Торак инспекциясенә йортта даими канализация исе булуга шикаять килде. Сәбәбе ачык – инженерлык системалары белән проблема. Канализация торбалары герметик түгел, һәм эчендәгесе подвалга агыла.
Даими су баскан подвал – фатирларда ямьсез исләр генә түгел, ә даими дымлылык та. Бу шартлар тараканнар, черкиләр, кырмыскалар, борча һәм чебеннәр өчен генә уңайлы. Юешлек йорт өчен дә куркыныч: бетон конструкцияләр җимерелергә мөмкин.
Административ хокук бозу турындагы эшне караганда, «Центральный» ИК ҖЧҖ директоры, барлык хокук бозулар кыска вакыт эчендә бетереләчәк, дип ышандырды. Вәгъдәләре җәзадан коткармады: 25 мең сум күләмендә штраф.
Ә әлеге идарәче компаниянең авария хезмәте диспетчерына нинди телефон номеры буенча шалтыратырга? ТКХ системасындагы +78552911922 номеры расланмаган. Россия Төзелеш министрлыгы боты шалтырата алмады. Ә Чаллы халкы моны булдыра аламы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Идарәче компания түләү документлары буенча мәгълүматны ачмый. Июль өчен ДМС системасында документларның электрон күчермәләренең яртысы гына. Әгәр кәгазь һәм электрон түләүләр туры килә икән, ул чагында яшереп торасы да юк, шулай бит?
Исегезгә төшерәбез, федераль платформа торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе үтәкүренмәле булсын, ә һәр милекче исәпләүләрнең дөреслегенә ышана алсын өчен булдырылган. Биналарның гомуми мәйданы, коммуналь хезмәтләргә чыгымнар – барлык мәгълүматлар ачык булырга тиеш.
Алга таба 18 йортта яшәүчеләрнең кайберләре милекчеләрнең гомуми җыелышында читтән торып катнаша алмый. Я системага кадастр номерлары кертелмәгән, я Росреестр базасы белән бәйле түгел.
Өч йортта яшәүчеләр мондый җыелышны үткәрә алмый: фатирларның яртысыннан артыгы Россреестр системасы белән бәйле түгел. Болар – Мәскәү проспектындагы 79а,79б номерлы йортлар, Чулман проспектындагы 71Е номерлы йорт.
Исемлек безнең сайтта урнаштырылган. Сезнеке исемлектә бармы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.