Өйгә капиталь ремонт кайчан килер икән инде дип көтәсезме? Һәм менә подрядчылар килделәр. Нинди нәтиҗә көтәсез? Фасад панельләрендә кара таплар, отмостокта ярыклар, бөтен периметр буйлап су җибәрү җайланмалары беркетелмәгән, янгынга каршы ишекләр янындагы балконнарда идәннәрнең бетон тартмалары җимерелгән, арка терәкләрендәге буяулар купкан, балкон плитәләре буялмаган – Түбән Каманың Химиклар проспектындагы 51 нче һәм Төзүчеләр проспектындагы 30 нчы йортларда яшәүчеләр нәкъ менә шундый ремонт турында хыялланган булганнар микән?
Торак инспекторлары «ТКХ Фонды» КО төбәк операторына хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирделәр. Үтәлмәгән. Эш материаллары судка тапшырылды. Фемида инспекторларның таләпләрен хуплады, 20 мең сумлык штраф рәвешендәге административ җәза билгеләде.
Исегезгә төшерәбез, подряд оешмалары барлыкка килү белән бер үк вакытта күпфатирлы йортларга торак инспекторлары да килә. Масштаблы эшләр контрольдә тотыла: имин хезмәт шартларыннан алып проектның барлык пунктларын үтәүгә кадәр. Торак инспекциясе ремонтның сыйфаты буенча таләпләрне татарстанлыларның тупланмалары белән идарә итүче һәм контрактлар төзүче Фондка белдерә. Ягъни төзелеш материалларының һәм эшләрнең сроклары, сыйфаты өчен бөтен җаваплылык – тулысынча төбәк операторында.
Капиталь ремонт вакытында сез нинди проблемалар белән очраштыгыз? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте