Фасад газүткәргеченә ирек кирәк

2025 елның 26 сентябре, җомга

Татарстанлылар, пыялалы балконны саклап калу өчен, газ хезмәткәрләренә ишекләрен ачалар. Яртысыннан артыгы, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре футлярлар урнаштыра алсын өчен, төзелешләрне өлешчә ватканнар.

Футляр – газүткәргечне тышкы йөкләнешләрдән, механик зарарланулардан саклау өчен билгеләнгән конструкция. Әгәр гади сөйләм теле белән булса, фасад газүткәргеченә пыялалы балкон һәм лоджия диварларыннан керү һәм чыгу урыннарында зуррак диаметрлы торба кидерәләр. Милекчеләргә ике вариант тәкъдим ителә: балконны беренчел кыяфәтенә кайтарырга яки газүткәргечкә футляр кидерү өчен тишек диаметрын киңәйтергә. Икенчесен сайлыйлар. Ә газчылар үзләренә техник хезмәт күрсәтүне үткәрү, газүткәргечнең торышын күзәтү мөмкинлеген кире кайтара.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Торак инспекциясе һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ күпфатирлы йортларның фасад газүткәргечләренә техник хезмәт күрсәтү мөмкинлеге өчен көчләрен берләштерделәр. Милекчеләр, «Балкон (лоджия) – минеке. Пыяла белән тышлыйсым килә» принцибына таянып, үз белдеге белән яңадан планировкалар башкарганнар. Идарәче компанияләр, ширкәтләр һәм кооперативлар рәисләре тыкшынмаганнар.

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре 1117 шундый хокук бозу очрагын ачыклаган. Иң күбесе – Казанда (425), Чаллыда (180), Бөгелмәдә (124) һәм Чистайда (99). 632 балконда һәм лоджиядә хокук бозулар бетерелгән: футлярлар куелган.

Сездә дә законсыз пыяламы? Идарәче компанияләргә, ширкәтләргә һәм кооперативларга хокук бозуларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде. Тиздән сезнең янга да килерләр.

Сораулар бармы? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.   

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International