Торак инспекторлары көн саен җылыту чорына әзерлекнең формаль булуын раслый торган фактларны ачыклыйлар. Төп таләпләрнең берсе – подвал коры булырга тиеш. Моның өчен нәрсә кирәк? Җавап хәтта бала өчен дә аңлаешлы.
Әмма ТКХ өлкәсе бизнесменнары, лицензияләре һәм квалификацион аттестатлары булуга карамастан, Бөгелмә шәһәренең Сельхозтехника урамындагы 11 нче йорттагы кебек иң гади таләпләрне дә санга сукмыйлар.
Торак инспекторы түбәндәгеләрне теркәде:
- грунт сулары һәм торбаларның агып чыгуы аркасында йортның подвалын су баскан;
- канализация системасы ышанычлы түгел;
- торбаүткәргечләрнең җылылык изоляциясе ремонтка мохтаҗ;
- дезинфекция үткәрелмәгән;
- үтәли җилләтү юк.
Идарәче компания директорына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Аңа 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмәнең үтәлеше Инспекция контролендә.
Татарстанның Торак инспекциясе идарәче компаниянең игътибарын коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең дөреслегенә юнәлтә. Торак-коммуналь хуҗалык системасында салкын су һәм электр белән тәэмин итүне исәпкә алу приборлары һәм аларның күрсәткечләре турында мәгълүмат юк.
Хезмәтләр өчен түләүләр ничек башкарыла? Милекчеләр җибәргән счетчик күрсәткечләре исәпкә алынамы? Агымдагы елның июль ае мәгълүматларына караганда, 2366 счетчикның күрсәткечләре исәпкә алынмаган.
Торак һәм торак булмаган урыннарга кадастр номерларын кертү буенча эш начар башкарылган. Аларны я кертмиләр, я Росреестр базасы белән бәйләмиләр. Нәкъ менә шундый бәйләнешнең булмавы җиде йортта гомуми җыелышны читтән торып үткәрүнең мөмкин булмавына сәбәп булды. Исемлек безнең сайтта урнаштырылган. Сез шушы йортларның берсендә яшисезме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте