Татарстанның Торак инспекциясе Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Зеленодольск шәһәрләре халкына мөрәҗәгать итә: инспекциягә милекчеләрнең гомуми җыелышы беркетмәләре килде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яңа идарәче оешманы сайлау.
Җыелыш беркетмәләре нигезендә, милекчеләр:
- Яшьлек проспектындагы 8а,8Б,8Д номерлы йортларда, Чаллы шәһәренең Н. Якупов урамындагы 14 номерлы йортта «Уютный двор» ҖЧҖ сайлаганнар;
- Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспектындагы 57 нче йорт үз мөлкәтен «Әйбәт» ИК ҖЧҖ ышанып тапшырган;
- Чаллы шәһәренең Тынычлык проспектындагы 44 нче йортта яшәүчеләр «Жилэнергосервис» ИК ҖЧҖ өчен тавыш биргәннәр;
- Зеленодольск районының Октябрь пос. Санаторная урамы буенча 1 нче йортта, ОАЭ урамы буенча 14 нче йортта яшәүчеләр «УК Мостопоезд-33» ҖЧҖ сайлаганнар;
- Казан шәһәренең Ферма-2 территориясендәге 78 нче йортта яшәүчеләр «ЖКХ Слобода» ҖЧҖ өстенлек биргәннәр.
Шулаймы бу? Әгәр фатир хуҗалары әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Моннан тыш, имзаларның ялган булуы турында дәлилләүче фактлар ачыкланганда, сез тиешле чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте