«СОЛНЕЧНАЯ ДОЛИНА» идарәче компаниясенә лицензия бирүдән баш тартылды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Торак инспекциясе «СОЛНЕЧНАЯ ДОЛИНА» ИК» ҖЧҖнең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайтудан баш тартты.

Нигезләмә: лицензиатның лицензиянең гамәлдә булуын озайту турында гариза бирү срогын үтәмәве, РФ ТК 161 ст. 10.1 өлешендә билгеләнгән мәгълүматны урнаштыру таләпләрен үтәмәве.

Идарәче компания кабул ителгән карарга судка кадәр шикаять бирергә хокуклы.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International