Имтиханны тапшыра алмадылар

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Идарәче компанияләр директорларының яртысыннан артыгы квалификацион аттестат алу өчен имтиханны тапшыра алмады. Татарстанның Торак инспекциясендә чираттагы тест үткәрелде. Бу юлы 10 җитәкче гариза биргән иде, әмма берсе дә килмәде.

Исегезгә төшерәбез, идарәче компанияләр директорлары һәр 5 ел саен аттестация узарга тиеш. Тест нәтиҗәләре буенча раслаучы документ - квалификация аттестаты бирелә.

19 августта узган тест нәтиҗәләре буенча 9 дәгъвачының бары тик 4 е генә документ алачак: «Портал» ИК» ҖЧҖ, «Сервис-гарант» ИК ҖЧҖ, «Солнечный город» ИК ҖЧҖ,  «ЖЭСК» ҖЧҖ. Калган дәгъвачылар минималь бусагага җитмәде - 86 балл.

Имтихан 2 сәгать дәвам итә. Законнарны һәм норматив-хокукый актларны белүчеләр 100 сорауга ярты сәгать эчендә җавап бирәләр. Ә бәхетле очракка исәп тотучылар соңгы минутка кадәр мониторга карап утыралар.

Иң начар нәтиҗә Бөгелмәнең «Луч» ИК ҖЧҖ директоры вазыйфаларын башкаручыда – барлыгы 50 балл, бу узган тапкырга караганда 26 баллга кимрәк.

«Речники» ИК ҖЧҖ, «Кама Аланы» ИК» ҖЧҖ (2 кеше), «Центр ЖКХ и С» АҖ хезмәткәрләре биремнәрне үти алмады.

Традиция буенча теория отличникларына үз белемнәрен практикада куллануларын телибез. Югыйсә, безнең тикшерү белән килгәнне көтегез.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International