Бер атна эчендә торак инспекторлары 80 күпфатирлы йортны тикшерделәр, аларда 171 хокук бозу очрагы ачыкланды. Аларның берничәсе Нурлат шәһәренең Кариев урамындагы 28 нче йорт территориясендә. «Нефтяник» ҖЧҖ идарәче компаниясенә 30 сентябрьгә кадәр йортның цоколен һәм отмосткасын ремонтларга күрсәтмә бирелде.
Мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 112 кисәтү белдерелде. Шуларның берсе – «Әйбәт» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә. Инспекторлар Химиклар урамындагы 86,90 номерлы йортларда яшәүчеләргә кайнар суны озак вакытка сүндергән өчен яңадан исәп-хисап ясарга кирәклеге турында искәртеп уздылар.
13 штраф билгеләнде, шуларның 2се – судлар тарафыннан. Финанс җәзаларының гомуми суммасы – 415 мең сум, шуның 20 меңе җәмәгать судьялары тарафыннан билгеләнде.
Лицензия таләпләрен бозган өчен «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ директоры 50 мең сумлык штрафка тартылды. 25/20 йортның түбәсеннән су үтә. Фатирларның берсендә обойлар купкан, подъездда да су үтү эзләре бар.
Узган атнада авария хәлендә 76 тапкыр суны өзү очрагы булган: республика башкаласында – 10, калганнары – Түбән Камада. Казанда аварияләрне вакытында бетергәннәр, ә Түбән Камада барысы буенча да аварияләрне бетерү сроклары бозылган. Хокук бозуларга юл куйган вазыйфаи затларга карата административ характердагы чаралар күреләчәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте