Газга бәйле гадәттән тыш хәлләр

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Республика башкаласында ял көннәрендә ике йортта газны сүндергәннәр. Гарифьянов урамындагы 36 нчы йортта – газүткәргечкә су эләгү сәбәпле. Беренче подъездда яшәүчеләр су җылыту колонкасын үзе урнаштырган күршесе гаебе белән зәңгәр ягулыксыз калганнар. Шлангларны бутаган: газ шлангысын суга тоташтырган.

Гагарин урамындагы 41 нче йортта газ чыккан. «Казаньгоргаз» ЭҖИ хезмәткәрләре газүткәргечнең герметик булмавын ачыклаганнар. 5 фатирлы стояк сүндерелгән.

Йортларда техник хезмәт күрсәтү ел башында үткәрелгән. Инспекция инцидент шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә.

Йортларда газ белән тәэмин итүне барлык фатирларны тикшергәннән соң гына торгызачаклар. Гарифьянов урамындагы йортта яшәүче «профессионал»  Татарстанның Торак инспекциясенә чакыру алды, анда административ хокук бозу турындагы эш каралачак. Моннан тыш, ул газ хезмәтенең һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү чыгымнарын да капларга тиеш булачак.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International