Газга бәйле гадәттән тыш хәлләр

2025 елның 20 сентябре, шимбә

Республика башкаласында кичә кичен җимерек төтен юллыклары аркасында ике йортта газны сүндергәннәр. Айдаров урамындагы 12 нче йортта – 2 фатирлы, Социалистик урамындагы 7 нче йортта 3 фатирлы стояк сүндерелгән.

Йортларда техник хезмәт күрсәтү ел башында үткәрелгән. Инспекция инцидент шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компания һәм газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә.  Беренче чиратта төтен юлларын тикшерү актлары соратылачак.

Исегезгә төшерәбез, төтен һәм вентиляция каналларын тикшерү елына кимендә өч тапкыр үткәрелергә тиеш:

- августтан сентябрьгә кадәр;

- декабрьдән февральгә кадәр;

- апрельдән июньгә кадәр.

Йортларда газ белән тәэмин итүне идарәче компания тәртип бозуларны бетергәч һәм торба-мич хезмәте акты алынганнан соң гына торгызачаклар.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International