Очраклы гына бернәрсәнең дә булмавына сез ышанасызмы? Безнең коллегабыз очраклы рәвештә генә торак инспекторы булуына ышана: ул энесе өчен идарәче компания белән ике арадагы низагны хәл итәргә ярдәм итәргә теләгән. Торакны карап тотучылар ишегалдындагы карны начар чистартканнар. Кар көртләре эрегән, аннары боз сыннары барлыкка килгән. Хәрәкәт итү куркыныч була башлаган, һәм, гадәттәгечә, идарәче компания мөрәҗәгатьләргә җавап бирмәгән. Инспекциянең Үзәк инспекторлык бүлегенең булачак җитәкчесе компьютер янына утырган, җавапларны интернет киңлекләрендә тапкан.
«Мин карарларны, кагыйдәләрне һәм нормаларны укыдым, ләкин карны кырып җыюның нәрсә икәнен аңламадым. Алга таба өйрәнә, төшенә башладым. Кыргыч белән җыю – каты өслекле җәяүлеләр зоналарын тулысынча асфальтка кадәр чистарту дигән сүз, икән. Без, кулланучылар, торакны карап тотучыларның нәрсәдән файдаланганын белмибез икән. Барысы да регламентланган: су, һава температурасы, җыештыру графигы... Миңа бик кызык булды. Ә инспекциягә кабул итүгә килгәч, вакансия барлыгын белдем. Шунда ук документлар бирергә булдым», - дип искә ала Руслан Бакиров.
Шулай булгач, яшәеш законнарының яшерен мәгънәсе бар икән. Гади инспекторның 3 ел диярлек дәүләт хезмәтеннән соң Үзәк инспекторлык бүлеге башлыгы булуы фактын башкача ничек аңлатырга.
Әрсезлек, үҗәтлек, максатчанлык, тәвәккәллек, ышанычлылык, алдан ук тискәре карашта булмау, педантлык – безнең коллегабызның төп сыйфатлары. Ул, хезмәтләрне кулланучы буларак, торакларны карап тотучыларның битарафлыгына шәхсән үзе юлыккан, һәм үз янына шикаятьләр белән килүчеләрне бик яхшы аңлый.
«Торак өлкәсендә тәртип урнаштыру өчен күп көч куярга кирәк. Һәм бу мөмкин. Кайчан да булса шикаятьләр ташкыны бетәчәк. Күрәбез, күп эшләргә кирәклеген аңлыйбыз. Эш динамикалы, кабинетта утырмыйбыз. Көн саен ниндидер яңа нәрсә барлыкка килә»,- ди Руслан Фәнисович.
Инспекторның сөйләме кыска һәм тиз. Барысына да өлгерергә кирәк. Атнага Казаннан һәм 18 районнан 300гә якын мөрәҗәгать карый. Шәһәр инспекциясе башлыгының җаваплылык зонасында – башкала гына түгел, республиканың тагын 18 районы да.
Инспектор Бакиров эштән буш вакытын да актив үткәрә. Хоккейның көчле җанатары, бер генә матчны да калдырмый. Кар төшү белән һәм кырауларга кадәр, эшкә һәм эштән ул бары тик велосипедта гына йөри. Ялга планнар: елгалар буйлап йөзү яки тау туризмы. Энергияле эшли, энергияле ял итә.
«Таудан Эльбрусның иң искиткеч күренеше ачыла! Мәһабәт тау түбәләре, каньоннар, елгалар, күлләр һәм шарлавыклар, болыннар. Ә һавасы нинди! Табигать илһамландыра! Актив ял – яңадан тергезелү өчен идеаль вариант», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Руслан Фәнисович.
Руслан Фәнисович, Сезгә үз җаваплылыгыгыз зонасында тәртип урнаштырырга һәм, нәтиҗәдә, шикаятьләр санын киметергә телибез. Эштә генә түгел, һәр нәрсәдә уңышлар! Зур бәхет һәм иминлек! Ә яңа идарәдә фикердәшләр коллективын җыярга. Шундый ук позитив һәм актив булсыннар!
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте