Рөстәм Миңнеханов: Салкыннар башлану белән җылылыкны вакытында җибәрергә кирәк

2025 елның 20 сентябре, шимбә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, республикада социаль объектларны көзге-кышкы чорга әзерләү эшләре тәмамланган – 99% әзерлек паспорты алган.

«Муниципалитетлар башлыкларына, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм – барлык эшләр дә вакытында тәмамланырга тиеш»,- дип йөкләде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

 

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары нигезендә 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International