Әлмәт идарәче компаниясе директоры дәресне үзләштермәгән: күпфатирлы йортларны карап тоткан өчен тагын штрафлар. Бу юлы ике күзәтчелек органы – инспекция һәм прокуратура игътибарын җәлеп итте.
«ЖЭУ-7» ҖЧҖ вазыйфаи затына беренче штраф Герцен урамындагы 88 нче йортны тикшерү йомгаклары буенча билгеләнде. Торак инспекциясенә күмәк шикаять килде, барлык фактлар расланды. Инспектор 10нан артык хокук бозу очрагын теркәделәр: фатирларның берсендә тәрәзә һәм тәрәзә төпләрендә кара күгәрек, подъездларның керү ишекләре тыгыз ябылмый, зур ярыклар, козырекларның берсен мүк каплаган, подъездларның стеналарыннан буяу һәм штукатурка коела һ.б.
Икенче штраф Әлмәт шәһәре прокуратурасыннан алынган материаллар нигезендә билгеләнде. Күзәтчелек органы хезмәткәрләре 8 Март урамындагы 25нче, Тельман урамындагы 43,45нче, Совет урамындагы 125нче, Җәлил урамындагы 4нче, Лермонтов урамындагы 45,49,51нче, Шевченко урамындагы 46,46нчы йортларны тикшерделәр. Һәркайда гомумйорт милкен тоту буенча хокук бозулар ачыкланды.
Мисал өчен, Совет урамындагы 125 нче йортта яшәүчеләрне электр белән тәэмин итү системасын ремонтлаганда ут сүндерелү турында кисәтмиләр.
Дистәләгән хокук бозулар өчен идарәче компания директоры җаваплы. Штрафларның гомуми суммасы – 50 мең сум.
Күрсәтелгән йортларның кайсысында торасыз? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте