Мебель урамында газ булмаячак

2025 елның 19 сентябре, җомга

Чистай шәһәрендә Мебель урамындагы 18 нче йортны газдан өзгәннәр. Бер көн элек газ хезмәткәрләре күршедәге 20 нче йортта хезмәт күрсәтүне туктатып торганнар. Сәбәбе бер үк – газ чыгу.

18 нче йорт – торак-төзелеш кооперативы. Милекчеләр йортка техник хезмәт күрсәтүгә килешүне өзәргә карар кылганнар. Әмма системага хезмәт күрсәтү хезмәтенең газ белән тәэмин итү хезмәтеннән аерылгысыз булуын исәпкә алмаганнар.  Закон милекчеләрне килешү төзергә һәм аның шартларын үтәргә мәҗбүр итә. Әгәр өйгә газ керә икән, димәк, җиһазларны аны китерүче тикшерергә тиеш. Ә бу бер генә оешма – «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ.

20 нче йортта турыдан-туры идарә итү формасы, ягъни халык барысын да үзләре ремонтлаячак, яки подрядчы яллаячак, дип карар кылганнар. Әмма гомумйорт милке ташландык хәлдә.  Монда шулай ук техник хезмәт күрсәтүдә экономия ясарга булганнар.

Исегезгә төшерәбез, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газ белән тәэмин итүне туктатырга хокуклы. Гадәттән тыш хәл очрагында нәкъ менә газ хезмәткәрләре гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгәчәк, шуңа күрә вазыйфаи затларның берсе дә җаваплылыкны үз өстенә алырга һәм татарстанлыларның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куярга теләмәячәк.

Инспекция инцидент шартларын ачыклый, шулай ук газ хезмәте тарафыннан йөкләмәләр үтәлешен тикшерә.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International