Алга, үткәнгә…

2025 елның 19 сентябре, җомга

Казанлылар әле билгесез вакыт суны кәстрүлләрдә җылытачаклар: судлар Татарстан Торак инспекциясенең башкаланың Авиатөзелеш һәм Киров районнары идарәче компанияләренә төтен чыгару юлларының торышы буенча хокук бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләрен үтәүдән туктатты.

Исегезгә төшерәбез, төтен чыгару белән бәйле проблемалар аркасында шәһәрнең 60 йортында газ колонкалары сүндерелгән. Инспекторлар тикшерүе күрсәткәнчә, торакларны карап тотучылар төтен юлларын һәм вентканалларны тикшерүгә формаль караган, законда билгеләнгән графикны үтәмәгән. Инспекция хокук бозуларны бетерергә мәҗбүр итте һәм «Заречье» һәм «Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компанияләре директорларына штраф салды.

Вазыйфаи затлар республиканың Торак инспекциясе карарларына шикаять белдерде. Судлар директорларга финанс җәзаларын үз көчендә калдырды, ләкин инспекторларның күрсәтмәләрен туктатты. Димәк, төтен чыгару юллары халык өчен куркыныч булып кала, шуңа күрә Челюскин урамындагы 27, 27а, 62, Желябов урамындагы 2, Годовиков урамындагы 4,14, Тимирязев урамындагы 8, 2-нче Юго-Западная урамындагы 29,31,33, Батыршин урамындагы 18, 22, Горький шоссесы урамындагы 31, Чкалов урамындагы 1,9,10, 13 номерлы йортларда һ.б. газ колонкалары әле бик озак вакыт тоташтырылмаячак. Меңнәрчә кеше әле билгесез вакыт суны газ плитәсендә җылытачак һәм тазикларда юыначак. Алга, үткәнгә…

Моннан тыш, Авиатөзелеш районы суды идарәче компания директорының бизнесын саклап калды. Дисквалификация рәвешендәге җәзаны минималь 50 мең сумлык штрафка алмаштырды. Түли һәм хокук бозулардан азат. Татарстан Торак инспекциясе суд карары белән килешми һәм аңа шикаять бирәчәк.

Ә «Заречье» ИК директоры канәфине азат итүне өстен күрде. Озаккамы?

Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International