Энтузиазмсыз «Энтузиаст»

2025 елның 19 сентябре, җомга

«Энтузиаст» идарә компаниясе җылыту сезонына энтузиазмсыз әзерләнә. Нәтиҗә Чаллы шәһәренең 1/15 номерлы йортын тикшерү йомгаклары буенча ясалды.

Татарстан Торак инспекциясенә йортта яшәүчедән шикаять килде. Тикшерү барышында барлык фактлар да расланды: подвал су астында, нигез һәм туфрак юеш, подвалга керү урынында һәм подвалның үзендә чүп-чар, җылыту торбаларында урыны белән җылылык изоляциясе юк.

Директорга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды, 25 мең сум күләмендә штраф салынды.

Тагын бер хокук бозу бар, ул шулай ук административ хокук бозу турында карар өчен сәбәп булырга мөмкин – ТКХ ДМС буенча бурычларны үтәмәү. Торакны карап тотучылар мәгълүматны бердәм федераль системага кертмиләр. Мисал өчен, июнь аенда фатирдагы исәпләү приборлары күрсәткечләренең 79% ы гына, барлык түләү документлары да юк.

Алга таба – идарәче компания гаебе белән 22 күпфатирлы йортта яшәүчеләр йорт проблемалары турында милекчеләрнең читтән торып җыелышында фикер алыша алмыйлар. Я фатирларның кадастр номерлары кертелмәгән, я Росреестр базасына бәйләнмәгән. Ак. Рубаненко урамында 12нче йорт буенча 117 фатирга милек хокукы исбатланмаган, 10нчы йорт буенча 51 фатирның кадастр номерлары күрсәтелмәгән.

Исемлек безнең сайтта урнаштырылган. Сезнеке күрсәтелгәнме? Безгә шәрехләрдә языгыз: https://t.me/gji_rt.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International